Үзәк территориаль идарә һәм Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары, Казанның Авиатөзүчеләр районы полиция бүлеге хезмәткәрләре төнге рейд вакытында Борисоглеб зираты янындагы бушлыкта лицензиясез карьердан рөхсәтсез ком чыгарылуны ачыклады. Шунда HYUNDAI экскаваторы һәм КамАЗ машинасы тоткарланды. РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлешен (“Җир асты байлыкларын лицензиясен куллану”) бозган өчен 1 миллионга кадәр штраф салына. Моннан тыш, Татарстан Экология министрлыгы белгечләре әйләнә-тирәлеккә 2.8 миллион сум зыян салынганны исәпләп чыгарды. Административ материаллар РФ ҖК 158 ст. буенча җинаять эше кузгату өчен Авиатөзүчеләр районы полиция бүлегенә тапшырылды. Бу закон бозуга катнашлы затлар ачыклана.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тулай таралышлы файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруларны ачыклау һәм булдырмау максатыннан күзәтчелекне көчәйтте, төнге рейдлар үткәрелә. Карьерларны законсыз казу фактлары турында (843)267-68-67 кайнар телефонына, eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, “Халык контроле” системасына хәбәр итәргә мөмкин, мәктәп укучылары өчен махсус “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать законнары бозылу турында фото- я видеолы оператив хәбәр җибәрүче гражданнарга акча түләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте