Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында узган “ЭКОяз-2016” конкурсында актив катнашучылар бүләкләнде. Чарада идарә башлыгы Наил Гарипов та булды һәм ул: “Икеайлык барышында шәһәр-авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде, министрлык тарихында беренче тапкыр буларак чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 1 миллионнан артык татарстанлы актив катнашты”, – дип белдерде.
“ЭКОяз-2016 конкурсында” җиңүчеләр:
“ЭКО-мәктәп-2016” номинациясендә:
– Чаллы ш. 57нче гимназиясе;
– Тукай районы Бәтке урта мәктәбе;
– Минзәлә ш. 3нче урта мәктәбе.
“ЭКО-предприятие-2016” номинациясендә:
– “ПАД” МУП
– “Тукайтөзекләндерү” ҖЧҖ;
– “Минзәлә автотранспорт предприятиесе” ААҖ
“ЭКО-гаилә-2016” номинациясендә:
– Башкатовлар гаиләсе (Чаллы ш.);
– Кучеровскийлар гаиләсе (Тукай р. Круглое Поле б.);
– Минһаҗевлар гаиләсе (Минзәлә ш.).
Министрлыкның матбугат хезмәте