4-5 июньдә Мәскәүдә Балаларның 2нче бөтенроссия экология фестивале уздырыла

2016 елның 24 мае, сишәмбе

2016 елның 4-5 июнендә Мәскәүдә Балаларның 2нче бөтенроссия экология фестивале уздырыла, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгы. Фестивальдә катнашуга Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирүче федераль һәм региональ үзәкләр, Россия регионнарының балалар экологик берләшмәләре, мәктәп урманчылыклары, балалар йортлары, интернатлар һ.б. чакырыла. Фестиваль кысаларында 2015-2016 елда тормышка ашырылган табигать саклау, экологик агарту һәм иҗат проектлары конкурслары уздырылачак. Проектлар арасында экология һәм табигать саклау өлкәсенә караган региональ, регион-ара, бөтенроссия, халыкара олимпиадалар, конкурслар, фестивальләр һәм смотрлар бар.

Чара Аеруча саклаулы табигать территорияләре елы һәм Экология елы алдыннан экологик агартуга булышу һәм яшьләрне табигать саклауга җәлеп итү максаты белән үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар – Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге, Мәскәү Хөкүмәте, “Табигать” фонды, “Тыюлыклар” эко-үзәге, Милли табигать мирасын саклау советы, В.И.Вернадский ис. фонд.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International