Түбән Камада, санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Чиста яр” өмәсе үткәрелде. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, “Гадел Россия” хәрәкәте активистлары, Красный Ключ урта мәктәбе укучылары Кама яр буеннан 10 кубометр чүп-чар җыеп озатты.
Министрлыкның матбугат хезмәте