Табигать саклау законнары бозылу турында фото һәм видеофиксацияле хәбәр бирүчеләргә хәзер 1.5 мең сум түләнә

2016 елның 9 феврале, сишәмбе
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә. Бозуларны фотога я видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулияте (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин. Мондый тәртипне кертү төп көчләрне хокук бозучыларны ачыклауга һәм җавапка тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә. Мөрәҗәгатьләргә таләпләр һәм акча түләү тәртибе турында җентекле итеп Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының (eco.tatarstan.ru) “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә язылган. Түләүләр Татарстан бюджетыннан “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлык билгеләгән чаралар чикләрендә башкарыла.

Матди кызыксындыру табигать саклау законнарын бозуларның ачылышын арттыру максатыннан эшләнә. Бу система 2015 елның 1 августында кертелгән иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International