Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.
Бу тикшеренү Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә, шулай ук Министрлыкның вазифалы затлары арасында коррупция күренешләрен булдырмау максатыннан оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Министрлыкның матбугат хезмәте