Ташлы елгасын пычратучылар 200 мең сумнан артык түләячәк

2016 елның 9 феврале, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, Татарстан Районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре белән бергә, “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖен тикшерде. Бу оешманың чистарту корылмаларын табигать саклау законнарын бозып эксплуатацияләве ачыкланды. Вазифалы затка РФ КоАП 7.6 статьясы (“Су объектны башбаштак биләү я аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”), РФ КоАП 8.1 статьясы (“Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны я бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү”) буенча һәм юридик затка  РФ КоАП 8.14 статьясының 1 ө. (“Су объектларыннан су алганда, су алмый файдаланганда һәм юынты сулар агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу”) буенча өч карар чыгарылды. Тулаем 102 мең сумлык штрафлар түләтелде. Белгечләр Ташлы елгасына рөхсәтле нормативлардан ашып юынты сулар агызганда салынган зыянны исәпләде, ул 212 мең сум булып чыкты. Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International