Мәскәүдә экологик продукция күргәзмәсе уздырыла

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Экологик чиста һәм органик азык-төлек җитештерүчеләр һәм дистрибюторлар, экофермалар, алдынгы чит ил компанияләре дилерлары һәм табигый продукция яклы бүтәннәр 5нче халыкара ЭкоГородЭкспо махсус юбилей күргәзмәсендә катнаша алалар. Чара Мәскәүдә 20-22 ноябрьдә узачак. Максаты – экологик товарлар, азык-төлек һәм хезмәтләр җитештерүчеләрне, сатучыларны һәм кулланучыларны бер мәйданда берләштерү. Күргәзмә Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаменты, Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм Россия Бәйсез челтәрләре берлеге ярдәмендә үткәрелә. Экспозициянең төп бүлекләре: экологик чиста азык-төлек һәм эчемлекләр; сәламәт туклану; матурлык, косметика һәм мода индустриясендә органик һәм натураль продукция; экологик торак кору, тоту һәм төзү продукцияләре; балалар һәм аналар өчен экологик продукция.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International