Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңү урманы» проекты башланды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Россиядә Бөек Ватан сугышында җиңүең 70 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” проекты башланды. Чараны “Яшел Россия” иҗтимагый экологик хәрәкәте үткәрә. Максаты – халыкларны экологик куркынычсызлык мәсьәләсендә берләштерү, яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләү. Проект кысаларында мәктәп балалары һәм олылар өчен табигатькә сак караш, хәтер һәм патриотик тәрбия дәресләре үткәреләчәк; урманнарда, паркларда, скверларда, уку йортлары территориясендә, урамнарда һәм ишегалларында “Җиңү урманы” агачлары утыртылачак. Акциядә мәктәп балалары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр, БВС ветераннары, битараф булмаган гражданнар катнаша ала. Конкурста җиңүчеләр 2015 елның ноябрь-декабрендә бүләкләнәчәк. Тулырак белешмәләр белән “Яшел Россия”нең http://genyborka.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International