Табигать саклау законнарын бозган өчен штраф түләмәгән ике Татарстан кешесенә Россиядән читкә чыгу вакытлыча чикләнде

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Табигать саклау законнарын бозган өчен штраф түләмәгән ике Татарстан кешесенә Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.

Чаллы шәһәр суды карары белән гражданка Ф.С.Шәриповага карата сулык саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык итү һәм башка объектларны җиһазлау буенча таләпләрне (РФ КоАП 8.45 ст. 1 ө.) үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафны түләгәнгә кадәр вакытлыча читкә чыгуны чикләү билгеләнде.

Минзәлә район суды карары белән гражданка О.С.Лебедевага карата, җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне (РФ КоАП 8.2 ст.) үтәмәгән өчен штрафны түләгәнгә кадәр Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International