«Мәктәп эко-патруле» конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр анда Татарстан гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан иде. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрде. Белем бирү оешмаларында укучылар махсус төзелгән мобиль кулланма ярдәмендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын теркәп, Экология министрлыгына хәбәр иттеләр, инспекторлар исә аларны бетерү чараларын күрде. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында барлыгы 1166 хәбәр җибәрелде.
Бүләкләү тантанасын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангыч биргән бу конкурста мәктәп укучылары бик актив катнашкан. Конкурс барышында һәр укучы, класс, мәктәп, муниципаль район һәм шәһәр округы буенча статистика алып барылган. Укучылардан кергән хәбәрләр “Халык контроле” дәүләти системасы аша кергәннәрдән күпкә артык булган. Яшь буын әйләнә-тирәлекне саклауда бик теләп катнаша. Экология министры яшь буынга экологик тәрбия бирүче осталарга аерым рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә республиканың күп кенә мәктәпләрендә экология дәресләре һәм өстәмә шөгыльләр даими үткәрелә. Артем Сидоровның әйтүенчә, “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашу – бозуларны күрү генә түгел, хәлне төзәтергә омтылу да, әйләнә-тирәлекне саклауда катнашу да булып тора. Ул Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләр теләде.
Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, “Бердәм Россия” политик партиясенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.
“Мәктәп эко-патруле” конкурсында җиңүчеләр:
“Иң актив укучы” номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 класслар:
– Алина Есина, Чаллы шәһәре, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 32нче мәктәпнең 4 Д классы;
– Влада Лагуткина, Чистай шәһәре, 3нче гимназия (электрон белем бирүдә компетенция үзәге);
“Иң актив укучы” номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 класслар:
– Роберт Гыйбадуллин, Чаллы шәһәре, 7нче мәктәпнең 8 А классы;
– Рөстәм Сәләхетдинов, Түбән Кама шәһәре, Бакый Урманчы исемендәге 2нче гимназиянең 7 А классы;
– Эмиль Нигъмәтуллин, Казан шәһәре, 114нче мәктәпнең 5 Б классы;
“Иң актив укучы” номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 класслар:
– Ариадна Пиценко, Чистай шәһәре, 5нче мәктәпнең 10нчы классы;
– Дарья Маряшина, Зәй шәһәре, 4нче мәктәпнең 10 А классы;
“Иң актив укучы” номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 класслар:
– Илзидә Шәрипова, Актаныш авылының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2нче мәктәбенең 3 А классы;
– Камилла Юнысова, ш.т. Балтач бистәсе гимназиясенең 2 А классы;
“Иң актив укучы” номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 класслар:
– Айдар Галимов, Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең 7нче классы;
– Айсылу Фәхретдинова, Мөслим районы Метрәй авылы мәктәбенең 7нче классы;
“Иң актив укучы” номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 класслар:
– Сергей Овчинников, ш.т. Аксубай бистәсенең 3нче урта мәктәбенең 9 А классы;
– Илүзә Мотыйгуллина, Чирмешән авылы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 9нчы классы;
“Иң актив класс” номинациясендә:
– Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 32нче урта мәктәбенең 4 Д классы;
– Лениногорск шәһәренең 2нче урта мәктәбенең 11 А классы;
– Тәтеш шәһәренең Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге 1нче урта мәктәбенең 10нчы классы;
“Иң актив мәктәп” номинациясендә:
– Чаллы шәһәренең 57нче гимназиясе;
– Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбе;
– Арча районының Курса тимер юл разъезды мәктәбе;
– Тукай районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Мәләкәс урта мәктәбе;
– Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбе;
– Казан шәһәренең 116нчы лицее;
– Әлмәт шәһәренең 20нче урта мәктәбе;
– Казан шәһәренең 40нчы гимназиясе;
– Зәй шәһәренең 1нче урта мәктәбе.
Җиңү паркында шулай ук конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен уеннар, кон-курслар, викториналар, фәнни шоу, әйберләр ясау буенча мастер-класслар оештырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International