«Экологияле үсеш – Evolution Awards 2014» бөтенроссия премиясенә конкурс

2014 елның 14 ноябре, җомга
“Экологияле үсеш – Evolution Awards 2014” бөтенроссия премиясен алуга II халыкара конкурска гаризалар кабул итү тәмамланырга 3 көн калды. Конкурсны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Greenevolution.ru белешмәләр порталы ярдәмендә үткәрә. Белешмәләрне басма һәм электрон рәвештә 119017, г.Москва, Старомонетный пер., 31, ФГБУ «Центральное бюро информации Минприроды России» яисә konkurs@greenevolution.ru адресларына “Evolution Awards 2014” премиясе конкурсына” дигән тамга белән җибәрергә мөмкин.
“Экологияле үсеш – Evolution Awards – 2014” премиясе Россия һәм чит ил компанияләренә, шулай ук аерым кешеләргә “яшел” технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары өчен биреләчәк. Премиягә конкурста биш номинация күздә тотыла:
– “Яшел” технологияләр өлкәсендә иң яхшы чишелеш;
– “Яшел” технологияләр өлкәсендә иң яхшы шәхси башлангыч;
– Иң яхшы экологик нәтиҗәле җиһазлар җитештерүче;
– Альтернатив энергия җитештерүче иң яхшы компания;
– “Яшел” технологияләр өлкәсендә иң яхшы комплекслы чишелеш.
Конкурсның максаты булып “яшел” технологияләр иңдерүче физик һәм юридик затларны кызыксындыру, шулай ук “яшел” технологияләр базарының үсеш юнәлешләрен билгеләү тора.
GreenEvolution премиясе партнеры сайтында конкурсны үткәрү белән җентеклерәк танышырга мөмкин.
Җиңүчеләр 2014 елның декабрендә бүләкләнәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International