Яшь гражданнар форумы кысаларында экологик тәрбия секциясе

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Бүген “Идел” яшьләр үзәгендә, Татарстанның яшь гражданнарының V форумы кысаларында “Экологик тәрбия” секциясе эшләде. Татарстанның белем бирү оешмалары, балалар һәм яшьләр берләшмәләре активистлары табигатьне саклауга һәм экологик тәрбиягә юнәлтелгән үз проектларын күрсәттеләр. Чарада Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты. Ул секциянең координаторы булган Татарстан балалар оешмалары советына республикада яшь буынга экологик тәрбия бирү буенча күпьеллык уңышлы хезмәтләре, табигать саклау һәм экологик агарту акцияләрендә актив катнашканы өчен Министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International