1 сентябрьдә республика мәктәпләрендә «Мәктәп эко-патруле» конкурсы башлана

2014 елның 31 августы, якшәмбе
1 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсы башлана. Аның проектын Татарстан Информатизация һәм электә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән.
Конкурсның идеясе шунда ки – мобиль телефоны булган һәр мәктәп баласы укудан буш вакытында чүплекләрне төшереп, фотосүрәтләрен Татарстан Элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә ала, ә анда һәр мәктәп баласы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика формалашачак. Табигать саклау органнары чүплек буенча чаралар күргәч, мәктәп баласына аны бетерү турында фото беркетелгән хәбәр җибәреләчәк. Конкурс Apple һәм Android операцион системалары базасындагы мобиль телефон кушымтасы ярдәмендә үткәрелә, ул конкурста катнашучыга edu.tatar.ru порталында логин белән теркәлеп шәхси кабинет ачарга мөмкинлек бирә.
Конкурста 1–11 класс укучылары катнаша ала. Белешмәләрне иң күп җибәргән укучыларга уку елы азагында кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
Конкурсның максатлары:
– Татарстан мәктәпләрендә укучыларны әйләнә-тирәлекне яхшырту буенча практик эшкә җәлеп итү;
– халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне киң таныту;
– Татарстан мәктәпләрендә укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International