Бүген «Мәктәп эко-патруле» еллык республика конкурсы башлану уңаеннан пресс-конференция үткәрелә

2014 елның 29 августы, җомга
Бүген 13.00дә “Татмедиа” агентлыгында (Декабристлар ур. 2) “Мәктәп эко-патруле” еллык республика конкурсы башлану уңаеннан пресс-конференция үткәрелә. Бу тармак-ара еллык конкурс Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан нигезләнгән. Максаты – гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча практик эшләргә оештыру.
Пресс-конференциядә катнашалар:
– Рөстәм Камалов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары:
– Андрей Поминов, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары;
– Тимур Зарипов, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International