1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә «Эко-патруль» эшли башлый

2014 елның 15 августы, җомга
2014 елның 1 сентябреннән Татарстан уку йортларында “Мәктәп эко-патруле” дигән конкурс башлана. Чараның максаты – мәктәп балаларын санитар тәртип урнаштыру эшенә җәлеп итү. Аның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән проекты бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Байлар Сабасында булып узган Август киңәшмәсе пленар утырышында тәкъдим ителде.
Конкурсның идеясе шунда ки – мобиль телефоны булган һәм мәктәп баласы укудан буш вакытында чүплекләрне төшереп, фотосүрәтләрен Татарстан Элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә ала, ә анда һәр мәктәп баласы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика формалашачак. Конкурс бөтен уку елы буенча үткәрелә.
“Мәктәп эко-патруле” кушымтасы IOS һәм Android идарәсендәге мобиль телефоннар өчен эшләнгән.
Чүплек фотосүрәтләрен иң күп җибәргән мәктәп балалары уку елы азагында кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Конкурс зур тәрбияви әһәмияткә ия булуы өстенә, табигать саклау органнарына рөхсәтсез чүплекләрне ачыклау һәм бетерү эшендә ярдәм итәчәк. Алар һәр чүплек буенча чаралар күреп, мәктәп баласына чүплекнең бетерелүен күрсәткән фотолы хәбәр дә җибәрәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International