«Сыерчыклар кайтты» конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
13 апрель көнне “Черек күл” паркында “Сыерчыклар кайтты” балалар конкурсына йомгак ясау бәйрәме булып узды. Ул Казанда инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел жюри хөкеменә 200дән артык эш тәкъдим ителде. Катнашучыларның барысына да Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә “Максидом” компаниясе оештырган сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау конкурсында активлык күрсәткән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конкурста җиңүче булдылар:
1. Телегин Максим, Романов Никита, 142нче мәктәп
2. Данилкина Регина, 125нче мәктәп
3. Бариева Мәрьям, 143нче мәктәп
4. Бряндина Арина, 78нче мәктәп
5. Ясәвиев Руслан, 125нче мәктәп
6. Иванов Виталий, Иванова Виталина, 15нче мәктәп
7. Әмиров Инсаф, 149нчы лицей
8. Шаталов Александр, 108нче мәктәп
9. Хәкимова Алинә, 153нче мәктәп
10. Кәримов Гадел, 4нче гимназия
11. Ласточкина исемендәге мәктәп балаларының эшләре
Ясалган барлык кош оялары Татарстанның паркларында һәм тыюлыкларында урнаштырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International