ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International