Үзәк территориаль идарә һәм Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары, Казанның Авиатөзүчеләр районы полиция бүлеге хезмәткәрләре төнге рейд вакытында Борисоглеб зираты янындагы бушлыкта лицензиясез карьердан рөхсәтсез ком чыгарылуны ачыклады. Шунда HYUNDAI экскаваторы һәм КамАЗ машинасы тоткарланды. РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлешен (“Җир асты байлыкларын лицензиясен куллану”) бозган өчен 1 миллионга кадәр штраф салына. Моннан тыш, Татарстан Экология министрлыгы белгечләре әйләнә-тирәлеккә
Татарстанда “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте активының I республика мәктәбе оештырылды. Әйләнә-тирәлекне саклауга битараф булмаган мәктәп балалары һәм студентлар Биектау районы “Крутушка” санаториенда оештырылган чатырлар лагерына җыелды. Чара Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Аннан алда активистлар экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы
#ЭКОЯЗ-2016 конкурсының “ЭКОВУЗ” номинациясендә җиңеп чыктылар:
I урын – Казан (Идел буе) федераль университеты;
I I урын – Казан дәүләт медицина университеты;
I I I урын – Казан дәүләт энергетика университеты.
Казан федераль университетында узган бүләкләү тантанасында ректор Илшат Гафуров, Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
“Шуны аерып әйтәсе килә – КФУда күп кенә җәмәгать оешмалары барлыкка килде, кайберләре университеттан һәм төбәктән читтә дә киң танылды. КФУ студентлары Татарстанда сан буенча иң эре “ЧистаБулыр