Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районындагы Кызыл Октябрь урманчылыгы территориясендә урнашкан “Каенкай” балалар савыктыру лагерында ял итүчеләр белән очрашу уздырды. Чарада Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин, экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова, углеводород чимал геологиясе хезмәткәре Тимур Гоголашвили катнашты. Алар балалар өчен “Экологиягә багышлау” чарасы үткәрде, аларны Министрлык эшчәнлеге белән таныштырды, “Җир кабыгының төзелеше, составы һәм барлыкка килүе. Литосфера. Минераллар.
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт медицина университетының фәнни киңәшмәсендә катнашты һәм анда #ЭКОЯЗ-2016 конкурсының “Иң яхшы ЭКОВУЗ”номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Чарада шулай ук Татарстан саулык саклау министры Гадел Вафин, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов, уку-укыту буенча проректор Ләйсән Мөхәррәмова, фәнни һәм инновацион