Яшел Үзәннең «Каенкай» лагерында экологик смена ял итә

2016 елның 24 июне, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районындагы Кызыл Октябрь урманчылыгы территориясендә урнашкан “Каенкай” балалар савыктыру лагерында ял итүчеләр белән очрашу уздырды. Чарада Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин, экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова, углеводород чимал геологиясе хезмәткәре Тимур Гоголашвили катнаш­ты. Алар балалар өчен “Экологиягә багышлау” чарасы үткәрде, аларны Министрлык эшчәнлеге белән таныштырды, “Җир кабыгының төзелеше, составы һәм барлыкка килүе. Литосфера. Минераллар. Кристаллар” дигән темага доклад укыды, Татарстанның эко-аналитик контроль системасы турында сөйләде, суда кислород микъдарын билгеләү буен­ча практик шөгыль үткәрде, экспресс-контроль приборларын күрсәтте.

“Каенкай” лагерында экологик смена Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Лагерь программасына әйләнә-тирәлек, геология, биология, экология буенча шөгыльләр, туган як табигате белән таныштыру кертелгән. Экологик смена яшь буында экологик белемнәр таратуга, табигый байлыкларга һәм әйлә­нә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүгә, экологик үзаң формалаштыруга, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын үстерүгә хезмәт итә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International