ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 9 июлендә 15.30да, “Рамада” кунакханәсенең конференцияләр залында (Казан ш. Чернышевский ур. 39 й.) Татарстан эшмәкәрләре Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белән очраша. Чара “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында үткәрелә. Очрашуның оештыручысы һәм модераторы – Татарстан Президентының Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов.


Табигать саклау законнарын бозган өчен штраф түләмәгән ике Татарстан кешесенә Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.

Чаллы шәһәр суды карары белән гражданка Ф.С.Шәриповага карата сулык саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык итү һәм башка объектларны җиһазлау буенча таләпләрне (РФ КоАП 8.45 ст. 1 ө.) үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафны түләгәнгә кадәр вакытлыча читкә чыгуны чикләү билгеләнде.

Минзәлә район суды карары белән гражданка О.С.Лебедевага карата, җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне (РФ КоАП 8.2 ст.) үтәмәгән өчен штрафны түләгәнгә кадәр Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) студентлары өчен лекция укыды. Министрлыкның дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина аларны әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасы белән таныштырды, шулай ук Казанның Павлюхин урамында урнашкан автоматик станциянең, атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Ford Transit автомобиле базасындагы күчмә лабораториянең эшен күрсәтте.

Министрлыкның матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International