ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында 10 апрельдә “РЖД” ААҖ Горький тимер юлының Казан бүлекчәсенең тимер юл полотносының һәм якын-тирә территорияләрнең санитар-экологик торышын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Казан – Биектау – Юдино – Зөя тимер юл кисемтәсе тикшереп узылды. Рейд барышында 44 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Табигать законнарын бозуның шул фактлары буенча актлар төзелде, аларны бетерү дәверләре билгеләнде. Рейдта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлының Казан регионы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе вәкилләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.


Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2015 елгы Республика яшьләр форумының “Куркынычсызлык” мәйданчыгының “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секциясенең турыдан-туры катнашлы сайлау туры үткәрелде. Бу секция, узган еллардагы сыман ук, катнашучылары күпсанлы булу белән аерылып тора – аңа 93 проект тәкъдим ителгән.

Секциянең эшендә катнаштылар: Республика яшьләр форумының “Куркынычсызлык” мәйданчыгы җитәкчесе, МВД Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең Татарстан идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Республика яшьләр форумының «Куркынычсызлык» мәйданчыгының “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секциясе җитәкчесе, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры­ның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, “Куркынычсызлык” мәйданчыгы экспертлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре, “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секция­сенең “Куркынычсызлык” мәйданчыгы проектларының авторлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International