2015 елгы Республика яшьләр форумының «Куркынычсызлык» мәйданчыгының «Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру» секциясенең турыдан-туры катнашлы сайлау туры үткәрелде

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2015 елгы Республика яшьләр форумының “Куркынычсызлык” мәйданчыгының “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секциясенең турыдан-туры катнашлы сайлау туры үткәрелде. Бу секция, узган еллардагы сыман ук, катнашучылары күпсанлы булу белән аерылып тора – аңа 93 проект тәкъдим ителгән.

Секциянең эшендә катнаштылар: Республика яшьләр форумының “Куркынычсызлык” мәйданчыгы җитәкчесе, МВД Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең Татарстан идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Республика яшьләр форумының «Куркынычсызлык» мәйданчыгының “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секциясе җитәкчесе, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры­ның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, “Куркынычсызлык” мәйданчыгы экспертлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре, “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секция­сенең “Куркынычсызлык” мәйданчыгы проектларының авторлары.

Республика яшьләр форумы теләсә кайсы яшь кеше һәм команда үз проектын күрсәтә һәм яклый, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, җәмәгать һәм дәүләт ярдәменә ирешә ала торган инновацион мәйданчык булып тора. Бишенче Форум “Куркынычсызлык”, “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге”, “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Информация агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчык буенча үткәрелә.

Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтелеп, арытаба ярдәм итү, профильле министрлыкларда һәм тармакларда алып бару өчен йөкләмәләр исемлегенә кертеләчәк.

 “Экологик проблемаларны чишү. Экологик культура формалаштыру” секциясенең туры­дан-туры катнашлы этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар һәм идеяләр дип табылды:

– “Агач калдыкларын термик эшкәртүнең сыек продуктлары белән модификацияләнгән композицион битумлы бәйләвеч материал әзерләү” проекты белән Гүзәлия Фәйзрахманова;

– “TrackTox-Analyzer – су объектларының экологик куркынычсызлыгын компьютер күзе технологиясе ярдәмендә бәяләү комплексы” проекты белән Олег Никитин;

– “Татарстан Республикасында Органик авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр реестрын формалаштыру” проекты белән Татьяна Кольцова;

– “Мәктәп балалары өчен Татарстан Республикасы туфраклары атласы” проекты белән Максим Николаев.

Санап үтелгән проектлар “Куркынычсызлык” мәйданчыгының 15 апрельдә узачак ярымфиналына үтте.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International