ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 14 октябрендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Чүпрәле муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Татар Шатрашаны авылында Яклау елгасы дамбасын ишелүдән саклау буенча капиталь ремонт, Искә Кәкерле авылында “Кристалл” ҖЧҖ сөт заводының атмосфера һавасын пычратуын контрольгә алу мәсьәләләре каралды.
14 октябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Идел буе федераль университетының биоэкология кафедрасы студентлары белән бергә, Зәңгәр күл тирәсен җыештырдылар. Чара Татарстан муниципаль районнары территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы кысаларында үткәрелде. Өмәдә 40 кеше катнашты. Ике сәгать эчендә 50 капчыктан артык чүп-чар җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International