Зәңгәр күлдә яр ныгыту эшләре

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгында “Казан шәһәренең Авиазавод районындагы Олы Зәңгәр Күл янында яр ныгыту эшләре” дигән матбугат конференциясе булып узды.

Чарада катнаштылар:

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Бакаев, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, Татарстан Фәннәр Академиясенең “Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты” директоры урынбасары Дмитрий Иванов, биология фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт энергетика университетының инженерлык экологиясе һәм табигатьтән рациональ файдалану кафедрасы мөдире Роза Дыганова, “НПО Геоцентр” идарәсенең баш гидрогеологы Станислав Поляков, Бөтенроссия Рус географик җәмгыяте җәмәгать оешмасының Татарстандагы региональ бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Казан ш. Авиатөзүчеләр районындагы Олы Зәңгәр күл янындагы бистәләрдә яшәүчеләр.

2012 елның 6 декабрендә Кадыш торак пунктындагы 147нче мәктәп бинасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Казан ш. Авиатөзүчеләр һәм Яңа Савиново районнары администрацияләре белән берлектә, Кадыш, Щербаково бистәләрендә һәм Зәңгәр Күл торак пунктында яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде, анда Олы Зәңгәр күл тирәсен төзекләндерү эшләре халык тарафыннан уңай бәяләнде.

Зәңгәр күл тирәсендәге яр ныгыту эшләренең кирәклеген, фәнни нигезләнгәнлеген һәм мөмкинлеген билгеләү максатларыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы буенча, составына “НПО Геоцентр” идарәсенең баш гидрологы Станислав Поляков, биология фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт энергетика университетының инженерлык экологиясе һәм табигатьтән рациональ файдалану кафедрасы мөдире Роза Дыганова, Татарстан Фәннәр Академиясенең “Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты” директоры урынбасары Дмитрий Иванов кергән экспертиза комиссиясе тарафыннан бу эшләргә һәрьяклы бәя бирелде. Комиссия үткәрелә торган эшләр “Зәңгәр күлләр” дәүләт табигать комплексы тыюлыгын саклауга юнәлтелгән һәм фәнни яктан нигезләнгән, дигән нәтиҗәгә килде.

Тәкъдимлеләрдән һәм картографик схемалардан тыш, матбугат конференциясендә журналистларга Бөтенроссия Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе дайверларының, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашында, Зәңгәр Күлгә чумулары турында видеоинформация тәкъдим ителде. Чуму нәтиҗәләре төзелеш башланганнан соң Олы Зәңгәр күл суының үтә күренмәлелеге, тоныклыгы һәм төсе үзгәрмәгәнне расладылар.

Министрлык белгечләре эшләр башкару урынындагы суның сыйфатын даими лаборатор контрольдә тоталар. Олы Зәңгәр күлдәге һәм кече Зәңгәр күлләрдәге суларның сыйфатына чагыштырма анализ аларның бердәйлеген һәм куела торган таләпләргә ярашлылыгын күрсәткән.

Матбугат конференциясендә Зәңгәр Күл торак пунктында яшәүчеләр, фәнни җәмәгатьчелек һәм Бөтенроссия Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе вәкилләре бу проектны тормышка ашыруны хупладылар, берничә үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр, алар бу территорияне төзекләндергәндә исәпкә алыначак.

Язгы-җәйге чорда агачлар һәм куаклар утырту күздә тотыла. Бу эшләргә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Казан ш. Башкарма комитетының көчләре җәлеп ителәчәк. Аларда катнашырга якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр һәм иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре чакырыла. 2013 елга ниятләнгән акцияләрне үткәрү даталары турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Олы Зәңгәр күл тирәсендә яр ныгыту эшләренең нәтиҗәләре белән халыкны таныштыру максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2012 елның 27 декабрендә күчмә матбугат рейды үткәрергә ниятли. Аңа барлык кызыксынучы хәбәр тарату чаралары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International