Экологлар Казанның 128нче балалар бакчасында кыргый табигать турында экология дәресе уздырган

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 128нче балалар бакчасында экология дәресе уздырган. Чара Кыргый табигать көненә (ел саен март аенда билгеләп үтелә) багышлап үткәрелгән. Экологлар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләп, табигатьне һәм аның җан ияләрен ничек яратылган – шул килеш саклап калу өчен шартлар тудыруның бик тә мөһим булуын аңлаткан. Ә инде балаларның хайваннар дөньясы турында нәрсәләрне белүе кыскача гына сорашып-белешү кысаларында тикшерелгән. Экология дәресе интерактив уен белән дәвам иткән. Уен кысаларында тәрбияче балаларның кыргый хайваннар турында күзаллауларын үстерергә тырышкан.

“Әлеге экологик дата кыргый табигатькә һәм аның проблемаларына игътибарыбызны юнәлтү өчен уйлап табылган. Хайваннарга, кошлар, урман, күлләргә игътибарлы, кайгыртучан булсагыз иде. Әлеге искитмәле гаҗәеп дөнья белән һәрвакыт сокланып яши алуыбыз өчен кирәк бу”, – дип аңлаткан балалар бакчасына йөрүче сабыйларга Үзәк территориаль идарәсе белгече Хиндия Галиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International