“Табигать һәм без” республика экологик фестиваленә йомгак ясалды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Балалар экология-биология үзәгендә, Россиядә юннатлар хәрәкәтенә 100 ел тулуга багышлап, мәктәп укучылары арасында  “Табигать һәм без” VIII Республика экологик фестивале узган. Фестивальдә мәгариф оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, балалар иҗтимагый экологик оешмалары активистлары катнашкан. Чара кысаларында  “ЭКОград” фәнни-гамәли экологик конференциясе үткәрелгән. Фестивальдә катнашучылар шулай ук “ЭКОобъектив”, “Табигатьне бергәләшеп саклыйбыз!”, “Яшел лампа” номинацияләре буенча иҗади хезмәтләр күргәзмәсе, мастер-класслар оештырган һәм экологик театрларның чыгышлары тәкъдим ителгән. Финал этабында “очный” конкурс булган. Анда хезмәтләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре бәяләгән. Фестиваль йомгаклары буенча конкурста җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International