Сазлык – табигый саклагыч ул. Үзәк территориаль идарәсе белгечләре экология дәресе үткәргән

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Казан шәһәренең 111нче мәктәбендә укучылар  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгечләре үткәргән экология дәресендә сазлыкның табигый саклагыч булып торуы һәм ике ысул белән барлыкка килүе турында белүгә ирешкән. Балаларга сулы-сазлыклы җирләр турында фильм күрсәтелгән, шулай ук сазлыкларның функцияләре турында тәфсилләп сөйләп үтелгән. Дәрес барышында укучылар “Сазлыкта азык чылбыры” дигән мавыктыргыч уенда катнашкан һәм башваткыч чишкән – җир-су хайваннары һәм аларның личинкалары турында яңа сүзләр төзегән. Балалар, экология дәресенә йомгак ясап, әлеге тема буенча сорауларга җаваплар биргән һәм шул рәвешле үзләренең белемнәрен ныгыткан. Мондый чаралар укучыларда, тормышыбызның аерылгысыз өлеше буларак, сазлык турында тулы күзаллауларын  булдыра, тере организмнарның үзара мөнәсәбәтләре турында төшенчәләрне аңлауга ярдәм итә, ди мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International