Балалар күзлегеннән – фән дөньясы

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

     Судан ничек дөрес итеп проба алырга? Атмосфера һавасын ничек сакларга? Түбән Кама районының “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсенә йөрүче балалар әнә шул хакта һәм табигатьне саклауга кагылышлы башка бик күп әйберләр белүгә ирешкән. Укучылар Татарстан Республикасы Кама аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә булып кайткан. Алар лаборатория белән, һава, су, туфрак пробаларын алу һәм өйрәнү өчен билгеләнгән приборлар, җиһазлар белән таныштырылган. Белгечләр укучыларга анализларның кайда тикшерелүен һәм тикшерү-тикшеренүләр өчен нинди материаллар кулланылуын күрсәткән. Балалар шулай ук электрон микроскоп белән эшләргә дә өйрәтелгән әле. Бу микроскоп аларның һәркайсында зур кызыксыну тудырган. Кыскасы, бик файдалы һәм кызыклы бу чарада укучылар лаборатория эшен үз күзләре белән күрүгә ирешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International