Яңа ел алды рухындагы экологик танып белү дәресе. Ык буе идарәсе экологлары Азнакайда мәктәп укучылары өчен бәйрәм-дәрес үткәргән

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәрендә гимназия укучылары өчен Яңа ел алдыннан экологик бәйрәм үткәргән. Өйрәтү-белем эстәү рухындагы тамаша балаларның тере табигать турында белемнәрен ныгытуга ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк. Экологлар әкият персонажлары образларына кереп, укучыларны кошлар һәм хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләренә өйрәткән, алдан әзерләп куелган җимлекләр элгән. Укучылар  бик зур кызыксыну белән табышмаклар чишеп, викторинада катнашкан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Яңа ел алды бәйрәменең аерым бер өлешен чүпне аерып җыю темасына багышлаган. “Тылсымлы” тартмадан тартып чыгарылган һәр әйберне зыянлы-зыянсызга, ә аннан соң инде фракцияләргә (пластикны – пластикка, пыяланы – пыялага) аеру тәкъдим ителгән.

“Балалар кирәкле экологик белемнәрне үзләре дә сизмәстән, бик җиңел генә үзләштерсен өчен дәресне табигатьтә, бәйрәм рухында үткәрергә карар иттек. Мондый дәрес барлык укучыларның да күңеленә бик хуш килде”, – ди Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International