Татарстан Республикасында терекөмешле калдыклар белән эш итүнең пилот проектын тормышка ашыру планлаштырыла

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстанда I һәм II класс хәвефлелектәге терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча пилот проектын башлап җибәрү мәсьәләсе каралды. Министр Александр Шадриков рәислегендәге киңәшмәдә “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Максим Корольков, “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Идел буе территориаль округындагы Казан бүлеге директоры Рим Бадамшин, “Росприроднадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм каты  көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча төбәк операторлары вәкилләре катнашты.

Пилот проекты “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законга һәм “Росатом” атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 26.07.2019 ел,  № 225-Ф-З Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру максатыннан тәкъдим ителгән. Әлеге закон нигезендә I һәм II хәвефлелектәге калдыклар белән эш итү эшчәнлеген оештыруны “Росатом” атом-төш энергиясе дәүләт корпорациясе тәкъдиме буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнелә торган федераль оператор хәл итәргә тиеш.

Киңәшмә барышында кабул ителгән карарлар беркетмәгә теркәлеп, пилот проектын тормышка ашыру буенча “юл картасы” әзерләнде.

Александр Шадриков киңәшмәдә катнашучылар игътибарын иң хәтәр калдыклар белән эш итү инфраструктурасын вакыты җитәкче үк булдыру зарурилыгына юнәлтте һәм мондый калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру һәм үстерү барышында килеп туган мәсьәләләрне хәл кылуга төрле яклап ярдәм итәсенә әзерлеген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International