2019 елның 24-25 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә “Тузан-газдан чистарту 2019” конференциясе узачак

2019 елның 21 сентябре, шимбә

 “Тузан-газдан чистарту 2019” конференциясе – сәнәгатьтә газ чистарту җайланмаларын модернизацияләүнең заманча технологияләре, җиһазлар һәм модернизацияләү тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирердәй тиңдәшсез тармакара чара ул. Ел саен әлеге чарада Россия, Германия, АКШ, Бөекбритания, Чехиядән һәм дөньяның башка илләреннән металлургия, энергетика, цемент, целлюлоза-кәгазь җитештерү, нефть-газ, химия һәм сәнәгатьнең башка тармаклары предприятиеләреннән, инжиниринг һәм сервис компанияләреннән институтлар һәм газдан чистарту җиһазларын җитештерүче предприятиеләрдән 140-230 делегат катнаша.

Форумда катнашучылар өчен зарарлы матдәләрне тоту һәм зарарсызландыру өчен нәтиҗәләе технологияләр буенча күргәзмә оештырылачак. Анда предприятиеләрнең үзләренең үк газ-тузаннан чистарту буенча инновацион җиһазларын тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сәнәгатьтә чыгарыла торган зарарлы калдыкларны чистарту өлкәсендә уңай тәҗрибәгә өйрәнү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларына үзләренең белгечләрен конференция эшендә катнашуга җибәрергә тәкъдим итә.

Чыгышларның тәфсилле тематикасы һәм конференциядә катнашу шартлары оештыручы –  “ИНТЕХЭКО” ҖЧҖ (www.intecheco.ru)  сайтына урнаштырылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International