Нурлат шәһәрендә “Родничок” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән урманны коткару буенча квест-уен үткәргәннәр

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Урманны коткарганнар һәм берочтан җәнлекләрнең тормышын да өйрәнгәннәр. Нурлат шәһәрендә “Родничок” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән квест-уен үткәрелгән һәм экологик почмак ачылган. Нәниләргә әкият герое Убырлы карчык китереп чыгарган сынаулар аша узу тәкъдим ителгән. Шулай итеп, балалар уен рәвешендә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштергәннәр, теге яки бу бөҗәкләрнең очамы яки шуышамы икәнен билгеләгәннәр, геометрик фигуралар ярдәмендә җәнлекләр рәсемен төшергәннәр. Балаларга биремнәрнең һәркайсын үтәү йомгаклары буенча пазллардан торучы картинканың бер өлеше бирелгән. Алар шулардан карта җыеп, серле чемоданга илтүче юлны эзләп тапкан.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Ольга Петракова (интерактив эко-дәрестә катнашкан) әйтүенчә, педагоглар янә үзләренең идеяләре белән сөендерә. “Балалар бакчасы төрле бәйгеләрдә актив катнашып килә. Барлык чаралар, тематик бизәүләр табигатькә мәхәббәт уятуга һәм аны кайгыртуга ярдәм итә”, – ди эколог.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International