Чаллыда яшәүчеләрнең уяулыгы туфракка пычрак сулар агызучыны билгеләргә ярдәм иткән

2019 елның 6 сентябре, җомга

 “Септиктан суыртылучы шакшы суларне җиргә агызалар!” – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә Чаллыда яшәүче ваемлы бер гражданиннан әнә шундый шомлы хәбәр алынган. “Күрсәтелгән адрес буенча килгәч, чыннан да, туфракка пычрак сулар агызылуны күрдек. Моны лаборатория шартларында туфракка анализ ясау нәтиҗәләре дә раслады. Канализация коесыннан ташландык суларның Газель автомобиленә тоташтырылган генератор ярдәмендә суыртылганлыгын ачыкладык”, – ди дәүләт инспекторы Елена Иванова.

Закон бозучы табигатьне пычратуны үз күзләре белән күреп торган шаһитның видео язмалары һәм фотосурәтләре ярдәмендә билгеләнгән. “Ваемлы гражданин җибәргән материалларда закон бозу очрагы, автомобиль номерлары ап-ачык күренеп тора. Хәзер аны 1,5 мең сум күләмендә бүләк көтә. Гомумән, табигатьне саклау законын бозу очрагын теркәп, безгә бу җәһәттән материаллар тапшыручыларның һәммәсенә шул күләмдә акча бирелә”, – ди Елена Иванова.

Табигатьне саклау законын бозучыга – физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча беркетмә төзелгән. Хәзер аңа административ штраф яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International