Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды. Анда республикабыздан Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев катнашты.
Хәзер Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,64 м тәшкил итә. Фараз мәгълүматлары буенча, 20 сентябрьгә кадәр сусаклагыч биеклеге берникадәр артачак (52,80 метрга җитүе көтелә), шуннан соң бераз кимиячәк. Киләсе утырышны үткәрү датасына су биеклеге 52,50 м дәрәҗәсендә булып дип көтелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте