Чүптән – костюмнар парады. Буа шәһәрендә мода экофестивале булып узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Буа шәһәрендә санитария-экология икеайлыгы кысаларында “ЭкоМода2019” фестивале үткәрелде. Шәһәрнең үзәк паркы уникаль костюмнар күрсәтү өчен үзенчәлекле сәхнәгә әйләнде. Эшкә яраксыз материалдан эшләнгән кием-салымнар модельләрен күрсәтүдә 100дән артыграк кеше катнашты. Бәйрәмгә әзерләнүдә ата-аналар да, бик зур иҗади сәләтләрен, фантазияләрен эшкә җигеп, актив катнашты. Фестивальдә катнашучылар пластик шешәләрдән, кәнфит кәгазьләре, чүп һәм полиэтилен капчыклардан, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, магнитофон тасмасыннан ясалган хикмәтле киемнәрен күрсәтте. Костюмнар белән таныштыру дефиле рәвешендә оештырылып, һәр модельнең сәхнәгә чыгуын педагоглар шәрехләп торды. Бәйге жюриен кием материаллары һәм образлар әсир итте. Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Нәтиҗәдә “Аленушка”, “Йолдызкай” балалар бакчалары, “Теремок” балалар бакчасыннан Латыйповлар гаиләсе Гран-при алды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International