Изге эшләр көне. Буа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кошларны кайгыртты

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре балалар белән эшләүдә торган саен әһәмиятлерәккә әйләнә бара. Кече ватаныбызны экологик яктан савыктыру, туып үскән төбәгебез табигатен яңарту, тирәлегебезгә карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү гаять мөһим мәсьәләләргә  әйләнде.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Буа шәһәре “Солнышко” катнаш төрдәге балалар бакчасында Халыкара урман көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар, үзләренең әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләшеп, “Урман патшалыгы – яшел дәүләт” дигән гаҗәеп урынга “килеп чыкты”. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләде, җырлады, уйнады-көлде, экология буенча сорауларга җаваплар бирде. Ә инде “Кошлар кварталы”н булдыру бәйрәмнең төп вакыйгасына әйләнде: балалар, әти-әниләре белән бергәләшеп, үз куллары белән ясалган сыерчык ояларын элде.  Төрле үлчәмдә, төрле формадагы кошларның “өй”чекләре сокланып туйгысыз бик матур килеп чыккан шул!

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре балаларга кошлар турында һәм сыерчык ояларын ничек дөрес итеп ясарга кирәклеге турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Кош оялары ясауның бик зур шатлык һәм канәгатьлек хисләре китергәнлеге балаларның йөзләренә чыкан иде. Аларның файдалы эштә катнашуларын аңлау гына ни тора!  Шул рәвешле балаларның күңелендә изге хисләр, канатлы дусларга ярдәм итү теләге барлыкка килә ләбаса.

“Кошкайларны урманнарга ияләштерү бик кирәк, чөнки алар – бөҗәкләргә каршы көрәштә төп ярдәмчеләребез. Кошлар бик күп корткычларны юкка чыгара! Канатлы дусларыбыз өчен ясалма “өй”чекләрне март азагыннан кара көзгә кадәр ясап эләргә була”, – дип аңлатты чараны оештыручылар.

Әмма биредә иң мөһиме – сыерчык ояларын ясау сылтавы белән балаларда кошларга карата мәхәббәт уяту, аларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтү. Әле тагын шунысы бар: ясалма “өйчек”ләрне Кызыл китапка кертелгән кошлар да үз итәргә мөмкин. Шулай икән, Җир йөзеннән юкка чыгу янаган биологик төрләрне саклап калуга ярдәм итәбез, дигән сүз бит.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International