Отар бистәсендә 5 мең кубометрдан артыграк күләмдә пычрак кар өеме табылган. Материаллар җинаять эше кузгату өчен Прокуратурага тапшырылган

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Идел елгасының су саклау зонасында – урамнардан җыеп китерелгән пычрак кар өеме. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре Идел буе районы Прокуратурасы вәкилләре гражданнарның мөрәҗәгате буенча рейд үткәрү кысаларында Отар бистәсендә бик җитди закон бозу очрагына тап булган. Законсыз кар өеме мәйданының – 2,5 мең кв.м., ә кар өеме күләменең 5 мең  куб.м күрсәткечен тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Лаборатория белгечләре дә карның зарарлы булуын раслаган. Үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре буенча алынган пробалар хәвефлелекнең 4 классына кертелгән.

“Су объектларын пычратуны, чүпләүне, ләмләндерүне булдырмый калу, шулай ук су биологик ресурсларын һәм су объектының яр буе тирәсендәге территорияләрдә хайваннар, үсемлекләр дөньясының башка объектларын саклау максатыннан чыгып, хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекнең махсус режимы билгеләнелә”, – дип кисәтә экологлар.

РФ Җинаять кодексының 247 статьясында (“Экологик яктан хәтәр матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу”) күздә тотылган җинаять составы билгеләре булу сәбәпле, бу эш буенча барлык материаллар Казан шәһәре Идел буе районы Прокуратурасына җибәрелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International