"Без Россиянең чиста шәһәрләре яклы". Санкт-Петербургта экологик бәйге ачылды

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Табигать - ул могҗиза. Кеше - аның бер өлеше. Кешеләр табигатькә меңнәрчә җепләр белән бәйләнгән. Кешенең тормышы табигать торышына бәйле. Табигатьне саклау өчен без балаларга барысының да үзебездән, безнең аңа карата мөнәсәбәтебездән торуын, табигатьнең асылда кешенең үзе булуын аңлатырга тиеш. Экологик агарту максатларында, "Чиста шәһәр" Экологик савыктыру системасына ярдәм һәм аны үстерү ассоциациясе" һәм В.В.Докучаев исемендәге Үзәк туфракны өйрәнү музее "Без Россиянең чиста шәһәрләре яклы" экологик бәйгесен уздыра.

Бу - 7-17 яшьлек балаларга табигатьтә һәм аның объектлары белән үз күзәтүләре, тикшеренү һәм гамәли эшчәнлекләре нигезендә мәгълүмат бирә торган тагын бер чара. "Экологик плакат", "Экологик проект" номинацияләре буенча эшләр 2019 елның 31 гыйнварына кадәр nacckonkurs@yandex.ru. электрон почтасына кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү "Зур шәһәр экологиясе 2019" Халыкара экологик форумына (ЭкспоФорум, Санкт-Петербург шәһәре) туры китерелгән. Иң яхшы эшләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International