ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалары өчен яңа ел утлары кабынды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Яңа ел – балалар өчен иң көтелгән һәм күңелле бәйрәм. Алар бүләкләр көтә, әлегә әкияти персонажларның булуына ихлас ышанып яши. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында балалар өчен яңа ел тамашасы булды. Ул инде яхшы традициягә әйләнде. Музыка тавышларына һәм балаларның чыр-чуы астында Кыш бабай белән гүзәл Кар кызы пәйда булды. Балалар һәм әкият геройлары төрле төсләрдә янучы чыршы утлары яктысында күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, кызыклы уеннарда катнаштылар. Хәтта өлкәннәр дә могҗидада катнашучыларга әверелде. Алар да, башкалар кебек үк, йөзләрендә чагылдырылган ихлас рәхмәтләрен белдерде, күңел көрлеге һәм яхшы кәеф алды. Һәр ата-ана өчен баласының бәхетле булуы мөһим һәм Яңа ел алдыннан бу алар өчен иң яхшы бүләк. Шуңа күрә дә якты һәм истә кала торган яңа ел бәйрәме хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгыртучанлык  белдерүнең менә дигән ысулы һәм балаларга яңа ел әкиятен бүләк итү мөмкинлеге.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International