Түбән Мактама мәктәбе укучылары чүпне аралап җыю турында сөйләште

2018 елның 7 декабре, җомга

"Аерым җыелган калдыклар - ул чүп түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә басымны арттырмыйча, безгә кирәкле товар алу мөмкинлеге булган икенче чимал", - география укытучысы Мәсәгүтова Роза Риф кызы дәресне шулай башлап җибәрде. Экологик тәрбия бирү максатларында Әлмәт районының 2 нче санлы Түбән Мактама мәктәбендә "Безнең йорт - табигать" темасына дәрес узды. Балаларга алманы чүпнең кайсы багына, ә алюминий банканы кайсына ташларга кирәклеген, шулай ук иске гәҗиттән нәрсә ясап булганлыгын һәм кайсы продуктларның эшкәртелүгә озатылуын күрсәттеләр. Чарада табигать сөючеләрне кызыклы стендлар белән таныштырдылар, анда балалар үзләрен яшь экологлар итеп хис итте.  Безгә табигать бүләк иткән байлык - агачларны саклау өчен кеше нәрсә эшли ала? Һәр бинада, офиста һәм аерым йортта көн саен диярлек күп кенә күләмдә кәгазь ташлана. Хәзер Түбән Мактама укучылары срогын үтәгән кәгазьне чүплеккә ташлар алдыннан 100 кг макулатураның бер яки ике агачны коткара алуы турында уйланачак, ә 1 тонна кулланылган кәгазь 4-5 куб. м. агач материалын алмаштыра ала. Дәрес азагында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре балаларга методик кулланмалар бүләк итте. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International