Экология министрлыгында "Дюраселл Раша" ҖЧҖ вәкилләре белән очрашу узды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Республика территориясендә эшен бетергән химик ток чыганакларын җыю һәм утильләштерүне үстерү мәсьәләсе турында бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында фикер алыштылар.  "Дюраселл Раша" ҖЧҖ вәкилләре белән очрашуда министр Александр Шадриков, министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты. Табигать саклау ведомствосы башлыгы билгеләп үткәнчә, Министрлык тарафыннан эшен бетергән химик ток чыганакларын аерым туплау, җыю, утильләштерүне оештыру буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелгән, хәзер үткәрелә торган оештыру эше колачын киңәйтү зарур.

Эшлекле очрашу кысаларында  "Дюраселл Раша" ҖЧҖ вәкилләре үз компанияләре эшчәнлеген тәкъдим итте. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы теләктәшлегендә, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән килешү нигезендә, куллану үзлекләрен югалткан эшләнмәләрне утильләштерү өчен җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылык механизмы кысаларында гамәлгә ашырыла торган батареяларны җыю һәм эшкәртү инфраструктурасын үстерү буенча федераль проект турында сөйләделәр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән  "Дюраселл Раша" ҖЧҖ арасында тиешле килешү проектын, шулай ук республика территориясендә пилот проектын гамәлгә ашыру буенча "юл картасы" проектын әзерләү турында карар кабул ителде. Без проектны гамәлгә ашыруга һәм анда катнашырга республиканың барлык муниципаль районнарын җәлеп итүгә һәръяклап булышырга әзер, дип белдерде Александр Шадриков.

 

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International