Балык Бистәсе районында 315 кв. м. чүплек бетерелде

2018 елның 9 ноябре, җомга

Балык Бистәсе районы буенча каты көнкүреш калдыкларыннан торучы 7 санкциясез чүплек урыны бетерелде. Аларның 3се Анатыш, Олы Елга һәм Саескан Тавы авылларында теркәлде, чүплекнең 4 башлангыч чыганагы Балык Бистәсенең үзендә билгеләнде. Тәртипкә китерү урынының гомуми мәйданы – 315 кв. м., күләме 71 куб. м тәшкил итте.

Барлык чүплек урыннары да очкыч ярдәмендә ачыкланды. Район Башкарма комитеты һәм оешма җитәкчелеге тырышлыгы белән чүплек урыны тәртипкә китерелде, чүп якында урнашкан полигонга чыгарылган. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик торышка китерелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International