Иске гадәт буенча. Красный Ключ п. чүплек оештыруда гаепле затлар фото-тозак ярдәмендә ачыкланды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Контейнерларны алганнар, ә чүп ташлау гадәте калган. Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 50 м2 мәйданда чүплек урынын ачыклады. Әлеге тәртипсезлеккә юл куйган затларны фото һәм видео-тозаклар ярдәмендә ачыклавы мөмкин булды. Җайланма теркәгәнчә, чүп ташлау күренеше минимум биш авто хуҗасы тарафыннан берничә мәртәбә кабатланган. Авыл җирлеге башлыгына карата инспекторлар ачыкланган бозуны бетерү турында күрсәтмә бирделәр, биредә бүгенге көндә чүплек урыны чистартылган.

Транспорт чараларының милекчеләрен билгеләү таләбе РФ ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең Түбән Кама районы бүлегенә җибәрелде. Төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен гаепле затларны административ җаваплылыкка тартачаклар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International