Кайбыч районында комны законсыз алу факты буенча җинаять эше кузгатылды

2018 елның 21 сентябре, җомга

Экологларга Чүти авыл җирлеге территориясендә карьерда законсыз эш алып барылуы турында җирле халыктан хәбәр килеп төште. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының урынга чыккан Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары әлеге мәгълүматны раслады.  "Тикшерү вакытында территориядә эшләр башкарылудан калган эзләр булуы билгеләнде, ләкин техника юк иде", – дип сөйләде дәүләт инспекторы Рамил Садыйков.  Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Кайбыч районы бүлеге хезмәткәрләре белән уздырылган уртак контроль чаралары нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, законсыз эшкәртү урыны 550 квадрат метр тәшкил итә, ә карьерның тирәнлеге – 1,6 м. Әлеге факт буенча Россия ЭЭМның Кайбыч районы бүлеге тарафыннан РФ ҖК 158 ст. 2 өл. "а" п.п. ("Алдан килешенеп, затлар төркеме тарафыннан кылынган урлау") нигезендә җинаять эше кузгатылды.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International