Автосыз бер көн! Экологлар Дөньякүләм акциядә катнашырга чакыра

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре татарстанлыларны Бөтендөнья автомобильсез көнгә кушылырга чакыра! Бүген, экология акциясе уңаеннан, алар альтернатив хәрәкәт чарасына – велосипедка күчеп утырды.  Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов та әлеге төр транспорттан файдалану өстенлеге турында билгеләде: "Төп нәтиҗә – ул, әлбәттә, экологияле, икенчедән, экономияле – бензинга чыгым таләп итми. Шулай ук энергияне саклау һәм энергия ягу нәтиҗәләре дә бар. Велосипедта узган бер сәгать вакыт бокс буенча күнегүләргә тиңләштерелә, 1000 килокалориягә кадәр "яна". Уртача алганда тәүлегенә автомобильдән 6 кг кадәрле пычраткыч матдә бүленеп чыга, ә бу исә акцияне уздырган көнне генә дә республика буенча бүленеп чыккан пычраткыч матдә күләмен 350 т кадәр киметү мөмкин дигән сүз.

Экологик чакыру максатында Үзәк территориаль идарә инспекторлары Ершов урамыннан башлап Министрлык бинасына кадәр велосипедта узды. "Үзләренең үрнәгендә алар барлык татарстанлыларны ике тәгәрмәчле транспортка утырып, бер көнне автомобильсез уздырып, әлеге акцияне уздыруга кушылырга чакырды, – дип хәбәр итте акциядә катнашучы Сергей Хрущев. – Моны даими эшләргә кирәк, дип саныйм, чөнки бу бит табигатькә сакчыл караш пропаганлалау белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше принципларын да үтәү дигән сүз."

Ел саен уздырыла торган велосипедта йөрү иртәгә Г.Камал ис. театрдан 14.00 сәгатьтә башланып китә. Катнашучы өчен шәхси велосипед алып килергә һәм социаль челтәрләрдә оештыручылар төркемнәрендә язылырга кирәк: https://vk.com/topic-100430501_38799291.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International