Экология министры Александр Шадриков Нурлат районы Советының 27нче сессиясендә катнашты

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген Нурлатта муниципаль район Советының чираттагы егерме җиденче сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурлар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов һәм Шамил Яһудин катнашты. Чираттан тыш сессиядә шәһәр Советы депутаты итеп сайланган Алмаз Әхмәтшин Нурлат шәһәре советы рәисе вазыйфасына расланды. Район кураторы Александр Шадриков Алмаз Әхмәтшин кандидатурасын Нурлат муниципаль районы башлыгы вазыйфасына тәкъдим итте, аны җаваплы һәм тәҗрибәле идарәче буларак бәяләде. Министр яңа җитәкче җитәкчелегендә Нурлат районының потенциалы, аның социаль-икътисадый үсешен тагын да тизләтергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Нурлат муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан Алмаз Әхмәтшин сайланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International