ҮТИ инспекторлары һәм Россиякүләм халык фронты активистлары санкцияләнмәгән чүплекләр буенча рейдлар уздырды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Бүген Казанда җирле санкцияләнмәгән чүплек урыннары буенча рейд узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россиякүләм халык фронтының Татарстандагы төбәк бүлеге активистлары һәм Казан шәһәре хакимияте вәкилләре интерактив картада билгеләнгән нокталарны тикшереп чыкты. Рейдта катнашучылар Урта Кабан күле янәшәсендә Авангард урамы белән бер тирәдә яр буенда стихияле берничә чүплек урынын ачыклады. Сулык ярыннан азрак өстәрәк урнашкан территориядә – полиэтилен капчыклар, пластик һәм пыяла шешәләр, төзелеш калдыклары. Җәмәгатьчелек вәкилләре белән экологик рейдка бүген Әмил Нигъмәтуллин да чыкты, ул – "Мәктәп экопатруле" конкурсында берничә мәртәбә җиңүче булды. Быел ул 580 чүплекне билгеләде һәм теркәде. Аларның кайберләрен, Сәйдәшев урамы, 33 нче Хәрби шәһәрчек урамы буенча урнашканнарын рейдта катнашучылар да карады. Экологлар әлеге проблемалы объектларны контрольгә алды. Хәзерге вакытта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында "Татарстан Республикасы Экология картасы" ДМС кертелгән 98 чүплекнең 76сы инде тәртипкә китерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International