"Экологик культураны балачактан ук тәрбиялибез"

2018 елның 25 мае, җомга

"Без – табигать дуслары" – Арча районының Үчәле балалар бакчасында шундый шигарь белән конкурслы, викториналы һәм театральләштерелгән тамашалы, кызыклы, истә калырлык һәм гоманлы бәйрәм узды. Экологлар һәм укытучылар балаларны туган төбәкнең табигый байлыклары белән таныштырды, кеше гамәле белән әйләнә-тирәлек торышының үзара бәйләнеше хакында сөйләде. "Балачакта алынган хис-кичерешләр озакка саклана, кеше аңында якты эз калдыра. Без балаларда экологик культураны кече яшьтән үк тәрбияләргә, туган табигатькә хөрмәтле караш сеңдерергә тырышабыз. Мин ышанам, без чәчкән орлыклар шытып чыгар, ә җимеше табигатькә һәм, тулаем алганда, әйләнә-тирәлеккә карата сакчыл, кайгыртучан караш булып хезмәт итәр", – дип сөйли министрлык белгече Фирдәүсә Латыш.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләре белән экологик агарту чаралары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан даими рәвештә уздырыла. Алар балаларда әйләнә-тирәлек турында беренче белемнәрне формалаштыруга һәм аның белән дөрес бәйләнешкә керү турында күзаллаулар тудыруга юнәлдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International